• Русский
  • Татарча

Мәскәүдә Бөтенроссия методистлар форумы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты координаторы булган Педагогик кадрларны фәнни-методик яктан тәэмин итүнең төбәк системасы вәкилләре Бөтенроссия методистлар форумында катнаштылар. Форум 2024 елның 10 апрелендә Мәскәүдә ВДНХның 57 нче павильоны мәйданчыгында узды.

Форумны оештыручылар булып Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Дәүләт мәгариф университеты, Россия Мәгариф министрлыгы академиясе чыгыш ясый.

Форумда мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте, илебезнең дөньяга караш һәм технологик суверенитетын ныгыту шартларында методик хезмәтләр эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. «Хезмәт (технология)» фәненең яңалыклары һәм традицияләре, 2024 елның 1 сентябреннән «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәнен гамәлгә кертү турында сөйләшү булды.

Фикер алышу панель дискуссияләр форматында узды, аларның язмасын сылтама буенча карарга мөмкин https://vk.com/video-8534_456240595 

Фотогалерея: