• Русский
  • Татарча

«Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

«Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2024 елның 22-25 апрелендә «Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. 

Конференциядә Татарстан Республикасының этномәдәни мәгариф өлкәсендәге әйдәп баручы галимнәре һәм белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гомуми белем бирү учреждениеләренең педагог-практиклары катнашачак.

Конференциянең максаты - Россиядә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте үзенчәлекләрен өйрәнү, мәгариф хезмәткәрләренең милли традицияләрне өйрәнүгә һәм аңлауга кызыксынуын үстерү; үз этник чыгышын аңлау, үз халкының тарихын, телен, мәдәниятен, Россия халыкларының мәдәни мирасы нигезләрен белү; гражданлык-патриотик тәрбия, Ватанга хөрмәт кысаларында милли үзаң формалаштыру, Россия гражданлык үзенчәлеген тәрбияләү.

Пленар утырыш уздыру урыны:
Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Күп профильле 187 нче лицей.
Адрес: Казан шәһәре, Н.Жиһанов урамы, 4.
Теркәлү 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр. Дата: 2024 елның 24 апреле.

Конференция нигезләмәсе

#ИРОРТ

Хэштеглар: