• Русский
  • Татарча

Республика Остазлар советы утырышы

2024 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт йөкләмәсе, «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның төбәк остазлык системасын үстерү» Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында чаралар планы нигезендә республика Остазлар советы утырышын уздырды.

Утырыш эшендә республика остазлар Советының 53 әгъзасы катнашты.

Киңәйтелгән утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры, республика Остазлар советы рәисе Ногманова Людмила Николаевна мөрәҗәгать итте.

Республика Остазлар советы утырышы барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларга остазлык күрсәтүнең төбәк системасын үстерү, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна
  • Педагогларның, шул исәптән укытучы-педагогларның һөнәри үсеше, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Шаяхметова Роза Искәндәр кызы
  • Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы кысаларында остазлыкны фәнни-методик яктан тәэмин итү, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна
  • «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» проектын гамәлгә ашыруның юл картасы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәге директоры Зияева Гөлмирә Акмал кызы.

    Язмага сылтама: https://clck.ru/3A8VrP 
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: