• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәптә белем бирүнең цифрлы мөмкинлекләре» программасы буенча уку тәмамланды

2024 елның 18 апрелендә  «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәптә белем бирүнең цифрлы мөмкинлекләре» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

Программа башлангыч белем бирү өлкәсендә цифрлаштыру практикасын куллануга багышланган. Курс кысаларында тыңлаучылар төрле фәннәр дәресләрендә электрон белем бирү ресурслары мөмкинлекләрен куллану өлкәсендә белем алдылар. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары Рябова А.А., Яковенко Т. В., Чеботарев Р. А., Чеботарева К. В. авторлык цифрлы ресурслар булдыру буенча универсаль инструментлар күрсәттеләр. Стажировка кысаларында Казан шәһәре Вахитов районы 51 нче мәктәп педагогик коллективы Татарстан Республикасында Электрон мәгариф системасының яңа ресурсларын һәм «Сферум» платформасында интеграция мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Тыңлаучылар Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының барлык укытучыларына материалны аңлаешлы итеп сөйләгәннәре, кызыклы мәгълүмат биргәннәре, дистанцион укыту системасында бирелгән мәгълүмати-методик материаллары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: