• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныфларда эшләүче татар теле укытучыларының республика семинары

2024 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасы шартларында туган татар телен укытуда заманча алымнар» темасына туган (татар) теле укытучылары семинары үткәрде. Чара Казан шәһәре Совет районының 167 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды (кураторы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы.

Семинарның максаты - педагогик хезмәткәрләрне яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телен укытуның нәтиҗәле формалары һәм ысуллары белән таныштыру.
Семинарда башлангыч мәктәптә туган (татар) теле программаларын гамәлгә ашыручы 60 педагогик хезмәткәр катнашты.

Семинарның спикерлары Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы хезмәткәрләре Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы һәм Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының милли белем бирү буенча методисты Зиннәтуллин Рәиф Кәримулла улы, Казан шәһәре, Түбән Кама шәһәре, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы туган тел укытучылары булды.

Семинар кысаларында яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасы таләпләрен тормышка ашыру шартларында гомуми белем бирү оешмаларында туган (татар) телен укытуны оештыруның теоретик һәм практик аспектлары ачылды.
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерү

Фотогалерея: