• Русский
  • Татарча

«Нравственность – разум сердца» темасына «Неокнига» VI Республика фәнни – гамәли конференциясенең көндезге турын тәмамлау

Уку мотивациясен формалаштыру һәм үстерүнең актуаль мәсьәләләренә, шулай ук Татарстан Республикасы укучылары арасында заманча әдәбиятны популярлаштыруга багышланган «Неокнига» VI Республика фәнни-гамәли конференциясенең көндезге туры тәмамланды.

2024 елның 11-12, 15-17 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Сферум» платформасында видеоконференцэлемтә режимында яклау узды.

«Неокнига» VI Республика фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләре һәм лауреатлары исемлеген тәкъдим итәбез..

 

Бүләкләү тантанасы 2024 елның 25 апрелендә узачак. Әлеге чараның урыны һәм вакыты турында мәгълүмат конференция җиңүчеләренә һәм лауреатларына гаризаларда күрсәтелгән электрон почтага җибәреләчәк.

Призлы урыннарны яуламаган турда катнашучылар электрон рәвештә сертификатлар алачак.

Өстәмә мәгълүматны җаваплы оештыручылардан алырга мөмкин:

  • Хазиева Елена Васильевна (заведующий сектором библиотечно-информационного обеспечения ИРО РТ); 
  • Сайфиева Ольга Валентиновна (специалист сектора библиотечно-информационного обеспечения ИРО РТ);
  • Сарбаева Наталья Павловна (учитель русского языка и литературы МБОУ «Кураловская СОШ» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан). 

Элемтә өчен: тел. 8(843) 236-56-33, ibcirort@mail.ru

«Неокнига» VI республика фәнни-гамәли конферениясе  җиңүчеләре һәм лауреатлары исемлеге
#Татарстан РеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: 
Хэштеглар: