• Русский
  • Татарча

«Профориентация – киләчәккә билет» Республика фәнни-гамәли конференциясе (Мәктәп укучыларының һәм яшьләрнең һөнәри ориентациясе мәсьәләләре буенча)

                                          Хөрмәтле коллегалар! 
Сезне «Профориентация – киләчәккә билет» (Мәктәп укучыларының һәм яшьләрнең һөнәри ориентациясе мәсьәләләре буенча) Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз.
Конференцияне үткәрү датасы: 2024 елның 23 апреле.

 

Катнашу формасы – көндезге һәм онлайн (дистанцион).
Конференциянең эш телләре – рус, татар телләре.

Конференциянең регламенты: 

  • пленар утырышта доклад белән чыгыш ясау (чыгыш регламенты –  15 минут, сораулар һәм фикер алышу – 5 минут);
  • секция утырышында доклад белән чыгыш (чыгыш регламенты  –   5 минут, сораулар һәм фикер алышу –  2 минут).

Конференция эшендә катнашу өчен барлык дәрәҗәдәге педагогик хезмәткәрләр һәм белгечләр (шул исәптән гомуми белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары), белем бирү оешмалары җитәкчеләре, тәрбия өлкәсендә белгечләр, яшьләр белән эшләү буенча белгечләр, шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла.

«Профориентация – киләчәккә билет» конференциясенең пленар өлеше 2024 елның 23 апрелендә сәгать 10да башлана.
Кушылу өчен сылтама: https://sferum.ru/?call_link=4XT1Eh31rbh96nsJXMeT3IYQe6bfJU-kCYNmH2EEh0w

Секция утырышлары түбәндәге сылтамалар буенча 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр узачак:

1 нче секция. »Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» федераль проектын гамәлгә ашыру контекстында белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү эшенең уңышлы практикалары: https://sferum.ru/?call_link=4l4DlYGH5eYRseRsJ4cY1dVDBrV6Zs1HlinXreuW63Q
Модератор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укыту-методик эш буенча проректоры, педагогика фәннәре кандидаты Хохлов Александр Викторович.

2 нче секция. Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында социаль партнерлык: https://sferum.ru/?call_link=_CzK1jA5md4RyDG6V-_-p-NXp1DT_vkY6_uQPEHG0cE
Модератор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Шәехов Марат Рәшит улы.

3 нче секция. Сыйныф җитәкчесе һәм кураторы эшендә Укучыларның һөнәри үзбилгеләнүен тәэмин итүнең нәтиҗәле алымнары:https://sferum.ru/?call_link=D-TZbHeLm2ACsTUYXrMip5QOmc0hWHC0g3dMa81e_9U
Модератор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Мортазина Гөлфия Рәис кызы

4 нче секция. Профильгә әзерлек һәм профильле укытуны үстерүдә һөнәри ориентациянең роле https://sferum.ru/?call_link=lBM3MxY1FVsIyoVGcGR8xPWvIDaXqy0KlAxy_Y_WsNM
Модератор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Хәзерге заман мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Сафронова Ирина Викторовна

Катнашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен барыгызны да чакырабыз!

Программага кертелгән чыгыш ясаучылар 22 апрельдә 15.00 сәгатьтә сылтама буенча керергә чакырыла https://sferum.ru/?call_link=4XT1Eh31rbh96nsJXMeT3IYQe6bfJU-kCYNmH2EEh0w (по желанию).

Конференция программасы.
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты