• Русский
  • Татарча

«Мәктәптә белем бирү сыйфаты. Проблемалар, чишелешләр, идарә итү практикасы» республика фәнни-гамәли конференциясе

 

2024 елның 16-17 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәктәптә белем бирү сыйфаты. Проблемалар, чишелешләр, идарә итү практикасы» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. 

Конференция инновацион үсеш һәм нәтиҗәле идарә таләпләренә туры килгән мәктәптә белем бирү сыйфатын күтәрү өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне гомумиләштерү һәм тарату буенча фәнни-методик характердагы чара буларак үткәрелә.

Конференциянең максаты: җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерү, яңартылган ФДББС шартларында белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итү; белем бирүнең сыйфатын күтәрү өлкәсендә идарә итүнең перспективалы һәм актуаль практикалары белән танышу.

Конференциянең эш юнәлешләре (секцияләр):

1 нче секция (белем бирү оешмаларының җитәкчеләре, җитәкче урынбасарлары, идарәче командалары өчен)
«Белем бирү сыйфатын күтәрү өлкәсендә идарә итүнең перспективалы һәм актуаль практикалары»:

  • белем бирү оешмасында белем сыйфатын күтәрү буенча идарә карарлары;
  • белем бирү мохите мөмкинлекләр киңлеген булдыру һәм укыту сыйфатын гарантияләү өчен кирәкле шарт буларак;
  • педагогик хезмәткәрләрнең өзлексез үсеше белән идарә итү.

2 нче секция (муниципаль методик хезмәтләр методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкче урынбасарлары, педагогларның методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен)
«Белем бирү сыйфатын яхшырту буенча методик ярдәм күрсәтү системасы».

Конференция катнаш эш форматында (офлайн/онлайн) узачак.
Гаризалар 2024 елның 8 маена кадәр кабул ителә.

Теркәлү өчен сылтама: https://forms.yandex.ru/u/6061f2b7f3fa3bff80efcbf3/

Конференция турында Нигезләмә:  https://cloud.mail.ru/public/gGnG/bPKDZn5E6
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты