• Русский
  • Татарча

Белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС гамәлгә кертү: идарә итү аспекты» өстәмә һөнәри программасы буенча укыту тәмамланды

2024 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 24 җитәкчесен «Яңартылган гомуми белем бирү ФДББС гамәлгә кертү: идарә итү аспекты» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча 72 академик сәгать күләмендә укыту тәмамланды. Әлеге программа өстәмә һөнәри белем бирү программаларының федераль реестрына керә.

Мәктәп җитәкчеләрен укыту кысаларында белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре, яңартылган ФДББСһәм федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру, идарә итүнең хокукый аспектлары, белем бирү оешмалары эшендә заманча методик алымнар каралды. Лекция-гамәли дәресләрне Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы укытучылары, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре оештырды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р. Г. Музипов белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән очрашты һәм белем бирү оешмалары эшчәнлегендә норматив нигезләрне куллану буенча тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында мәктәп җитәкчеләре түбәндәге мәйданчыкларда «Яңартылган ФДББС һәм федераль дәүләт белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итүдә инновацион алымнар» темасына көндезге стажировка үттеләр:

  • Казан шәһәре Яңа Савин районы 179 нчы гимназия- мәгариф үзәге (директоры Э. В. Наумова); 
  • КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее (директоры Е. Г. Скобельцына). 

Укуның соңгы этабында мәктәп директорлары идарә итү эшчәнлегенең актуаль темалары буенча проект эшләрен уңышлы якладылар. Йомгак ясаганда тыңлаучылар курсларны оештыруның югары дәрәҗәсен, программаның практик-Ориентлы характерын, укуның барлык этапларында да озата баруны яхшы оештыруны билгеләп үттеләр.
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: