• Русский
  • Татарча

«Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр»Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең секция эшләре башланды

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 2024 елның 22-25 апрелендә «Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

2024 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Бурнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Гомуми белем бирү учреждениесендә этнопедагогик киңлек формалаштыру» һәм «Минем кече Ватаным тарихы» темаларына конференциянең секция эшләре башланды. Секция эшендә Татарстан Республикасының Апас, Балтач, Буа, Сарман, Тәтеш, Әгерҗе, Биектау муниципаль районнарыннан һәм Әлмәт шәһәреннән 28 педагог катнашты.

Конференциянең максаты - Россиядә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте үзенчәлекләрен өйрәнү, мәгариф хезмәткәрләренең милли традицияләрне өйрәнүгә һәм аңлауга кызыксынуын үстерү; үз этник чыгышын аңлау, үз халкының тарихын, телен, мәдәниятен, Россия халыкларының мәдәни мирасы нигезләрен белү; гражданлык-патриотик тәрбия, Ватанга хөрмәт кысаларында милли үзаң формалаштыру, Россия гражданлык үзенчәлеген тәрбияләү.
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: