• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен «башлангыч сыйныфлар укытучыларының цифрлы ярдәмчеләре» семинары

 

2025 елның 21 апрелендә 2025 елга дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы тарафыннан «Башлангыч сыйныфлар укытучысының цифрлы ярдәмчеләре» семинары үткәрелде (чараның кураторы И.Т. Сәгъдиева).

Семинарда Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары педагоглары катнашты. Чараның төп спикеры - Татарстан Республикасында яңартылган «Электрон белем бирү» системасын сынау мәйданчыгы булган Казан шәһәре Вахитов районының 51 нче урта гомуми белем мәктәбе тьюторы Минабетдинова Диана Альберт кызы.

Семинар барышында башлангыч мәктәптә «Электрон белем бирү» системасының интерактив белем бирү инструментларын кулланып белем бирү процессын оештыруның актуаль мәсьәләләре каралды һәм тикшерелде.

Семинарда катнашучылар аларны киләчәктә куллану буенча методик тәкъдимнәр алдылар. Шулай ук семинар барышында платформаның төрле мөмкинлекләре сыналды. 

Семинар гамәли юнәлешле булды һәм катнашучыларда уңай җавап тудырды.

 

Фотогалерея: