
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе 2025 елның 29 апреленнән «Шигъри марафон: сугыш еллары кайтавазлары» проектын башлап җибәрде.
Марафонның максаты— сүз сәнгате аша Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт күрсәтү. Марафон кысаларында институтның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре, шулай ук аларның балалары һәм оныклары, аспирантлар сугыш турында рус, татар, инглиз һәм француз телләрендә шигырьләр укыйлар.
Барлык теләүчеләрне акцияне хупларга, трансляцияләрне карарга һәм фикерләрегезне язып калдырырга чакырабыз. Бергәләп ветераннарга рәхмәтебезне белдерик һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны искә алыйк!
Шигъри марафонның видеотрансляциясен институтның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми битендә карарга мөмкин: https://vk.com/iro_116