
Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар уздыру планын тормышка ашыру кысаларында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан, шулай ук «Зур илнең яшь геройлары: гореф-гадәтләрне саклап, ватанпәрвәрләр тәрбиялибез» проекты кысаларында 23 апрельдә «Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты» «Татарстан Республикасының Милли музее» белән берлектә мәктәп музейлары мөдирләре өчен «Махсус хәрби операциядә катнашкан геройларга багышланган музейлар һәм музей почмаклары: концепцияләр һәм экспозицияләрне формалаштыру технологияләре» темасына укыту семинары уздырдылар. Очрашу офлайн һәм онлайн режимда уздырылды, институтның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Педагоги Искусства РФ» (https://vk.com/club199138972) профильле төркемендә күрсәтелде.
Семинарны тәрбия һәм җәмгыятьтә үзеңне әхлаксыз тотуны булдырмау чараларын күрүче лаборатория мөдире Мортазина Г.Р. башлап җибәрде, семинарда катнашучыларны «Олуг илнең яшь геройлары, ватанпәрвәрләр тәрбиялибез» проекты белән таныштырды.
Семинарның төп өлешендә «Татарстан Республикасының Милли музее»ның фәнни-экспозиция бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Иванова В.В. чыгыш ясады, мәктәп музейларында махсус хәрби операциядә катнашкан геройларга багышланган музей почмаклары һәм тематик экспозицияләр булдыруга кагылышлы мәсьәләләрне кузгатты. Ул артефактлар, документаль таныклыклар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның шәхси әйберләреннән торган коллекцияләрне туплау хакында сөйләде. Россиянең яңа һәм хәзерге заман тарихы белән таныштыра торган чаралар оештыруның үзенчәлекләрен атады.
Чарада республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән мәктәп музейлары җитәкчеләре катнашты. Очрашуны ошаттылар, әлеге һөнәр ияләренең шушындый форматта аралашуының бик вакытлы һәм әһәмиятле булуы турында фикерләрен җиткерделәр.