• Русский
  • Татарча

Путин мәктәп укучыларын Халыкара Менделеев олимпиадасында яулаган алтын медальләре белән котлады

Путин мәктәп укучыларын Халыкара Менделеев олимпиадасында яулаган алтын медальләре белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Бразилиянең Белу-Оризонти университетында үткәрелгән Химия буенча 59 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасында 10 алтын медаль яулаган Россия мәктәп укучылары җыелма командасына телеграмма юллады.

Җиңүчеләр арасында Татарстаннан ике укучы бар: 2 нче лицей-интернаттан Альберт Семенов һәм Казанның 19 нчы гимназиясеннән Рәшит Фәсхетдинов.

Үзенең котлавында Россия Президенты түбәндәгеләрне билгеләп үтте::
«Сез бу мәртәбәле ярышларда Россияне лаеклы тәкъдим иттегез, тирән белемнәрегезне, чыдамлыгыгызны һәм команда бердәмлеген, күп илләрдән килгән талантлы яшьтәшләрегез белән гадел көрәштә җиңә белүегезне күрсәттегез. Шуңа күрә безнең җыелманың барлык ун катнашучысы да алтын медальләр белән бүләкләнде – Халыкара Менделеев олимпиадасын уздыру тарихында бу беренче мәртәбә».

Россия лидеры мәктәп укучыларына уңышлар һәм барлык яхшылыклар теләде.

Укучыларның остазлары – 19 нчы гимназиядән Наилә Зыятдинова һәм 2 нче лицей-интернаттан Ринат Җиһаншин, химия буенча Татарстан җыелма командасы тренеры – Булат Курашин. Алар укучыларга озын әзерлек юлын үтәргә һәм халыкара аренада җиңү яуларга ярдәм иттеләр.

ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Матбугат хезмәте материаллары буенча