• Русский
  • Татарча

«Милли һәм этномәдәни мәгариф: традицияләр һәм хәзерге заман приоритетлары» Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе

«Милли һәм этномәдәни мәгариф: традицияләр һәм хәзерге заман приоритетлары» Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе

2025 елның 21-24 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы татар мәгърифәтчесе, галим Каюм Насыйриның 200 еллыгына, аның педагогик мирасын өйрәнүгә багышланган «Милли һәм этномәдәни мәгариф: традицияләр һәм хәзерге заман приоритетлары» Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.

Аның максаты – Россиядә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте үзенчәлекләрен өйрәнү, мәгариф хезмәткәрләренең милли традицияләрне өйрәнү һәм аңлауга кызыксынуын үстерү; үзләренең этник чыгышларын аңлау, үз халкының тарихын, телен, мәдәниятен, Россия халыкларының мәдәни мирасы нигезләрен белү; гражданлык-патриотик тәрбия, Ватанга хөрмәт кысаларында милли үзаң формалаштыру, Россия гражданлык үзенчәлеген тәрбияләү.

Конференциянең пленар утырышы Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе» базасында үткәрелде.

Конференциянең секция эшләре Татарстан Республикасының Теләче, Азнакай, Питрәч һәм Сарман районнарында узды.

Конференция эшендә 300дән артык кеше: Татарстан Республикасының этномәдәни белем бирү өлкәсендәге әйдәп баручы  галимнәре һәм белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гомуми белем бирү учреждениеләренең педагог-практиклары катнашты.

Фотогалерея: