• Русский
  • Татарча

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку залында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әдәбият күргәзмәсе оештырылган.

Әдәбият исемлеге

 

Күргәзмәдә түбәндәгеләр тәкъдим ителгән:

  • Совет чоры һәм хәзерге заман язучыларның балалар һәм өлкәннәр өчен Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби әсәрләре, шигырьләре;
  • сугыш турында СССР халыкларының шигъри әсәрләре җыентыклары;
  • тарихи белешмәләр һәм фотоальбомнар;
  • укытучылар өчен Бөек Ватан сугышы турында тарихи-нәфис хрестоматияләр-ярдәмлекләр;
  • өлкән сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан полководецлар турында китаплар;
  • Бөек Ватан сугышы татарстанлыларның хәтерендә һәм уйларында;
  • «Сталинградская битва в названиях улиц и площадей Волгограда» сүзлек-белешмәлеге;
  • «Город героев и окрестности» Волгоград халык энциклопедиясе;
  • «В память ушедших, во славу живущих!» документаль-тарихи җыентыгы;
  • публицистика, очерклар һ. б.
Фотогалерея: