• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы командасының «Управленческая среда» («Идарә мохите») Дәүләт мәгариф университеты семинарында катнашуы турында

Татарстан Республикасы командасының «Управленческая среда» («Идарә мохите») Дәүләт мәгариф университеты семинарында катнашуы турында

2025 елның 30 маенда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе һәм Татарстан Республикасы «Наставническая Лига» («Остазлар Лигасы») идарә командалары «Идарә мохите» Дәүләт мәгариф университеты семинарында «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру белән идарә итүнең төбәк тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Семинарда төбәктә «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы белгечләр һәм Россия Федерациясе гомуми белем бирү оешмаларының идарәчеләрдән торган командалар катнашты.

Татарстан Республикасы командасы түбәндәге чыгышларда проектны гамәлгә ашыру белән идарә итү буенча комплекслы алым тәкъдим итте:

  1. «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыруда нәтиҗәле идарә итүнең заманча инструментлары», Хохлов Александр Викторович, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең укыту-методик эш буенча проректоры.
  2. «Мәктәпне үзгәртә торган проектлар», Афонская Валентина Александровна, Казан шәһәре Совет районы «Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче номерлы лицей» муниципаль автоном белем бирү учреждениесе директоры.
  3. «Кыйммәтләргә юнәлтелгән идарә: иҗат гамәлләр алгоритмы буларак», Шагаева Алия Юныс кызы, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы «А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы номерлы лицей» учреждениесе директоры.
  4. «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында белем бирү сыйфатын күтәрү», Ларина Альбина Равил кызы, «4 нче номерлы Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе директоры.
  5. «Кадет мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия бирү системасының үзенчәлекләре», Савельев Игорь Владимирович,  Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы «Советлар Союзы Герое Н. Волостнов исемендәге Васильево кадет мәктәп-интернаты».
  6. «Белем бирүдә югары күрсәткечләргә ирешү буенча идарә эшчәнлегенең нәтиҗәле практикалары», Бекмурзаева Венера Мирхафизҗан кызы, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы «3 нче номерлы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе директоры урынбасары.

Семинарда Россия Федерациясеннән 2000нән артык тыңлаучы катнашты. Тәкъдим ителгән төбәк тәҗрибәсе семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Оештыручылар һәм тыңлаучылар проектны гамәлгә ашыруда идарә итү буенча уникаль тәҗрибәне, шулай ук Татарстан Республикасында («Наставнической Лига») «Остазлар Лигасы» идарә командаларының югары дәрәҗәдә эшләвен билгеләп үттеләр.

Видеоязмага сылтама: https://vkvideo.ru/video-8534_456241464

Фотогалерея: