• Русский
  • Татарча

«Чит ил гражданнары балаларының тел һәм социомәдәни яраклашуы буенча белем бирү оешмасы администрациясенең оештыру буенча методик эшчәнлеге» темасына «Открытый класс» («Ачык класс») проекты кысаларында вебинар

«Чит ил гражданнары балаларының тел һәм социомәдәни яраклашуы буенча белем бирү оешмасы администрациясенең оештыру буенча методик эшчәнлеге» темасына «Открытый класс» («Ачык класс») проекты кысаларында вебинар

2025 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Чит ил гражданнары балаларының тел һәм социомәдәни яраклашуы буенча мәгариф оешмасы администрациясенең оештыру буенча методик эшчәнлеге» темасына вебинар үткәрелде. Вебинарда Татарстан Республикасының 80нән артык педагогик хезмәткәре катнашты. 

Бүгенге көндә якын һәм ерак чит илләрдән килгән, рус телен белмәгән яки начар белгән балаларны яңа тел мохитенә яраклаштыруның нәтиҗәле механизмнарын булдыруда проблемалар актуаль булып тора. Чараның модераторы, 
ТР Мәгарифне үстерү институтының психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Шәрифҗанова К.Ш. вебинар барышында балаларны уңай социализацияләү процессын оештыру өчен педагоглар һәм ата-аналар, шул исәптән мигрант балаларның ата-аналары арасында мәдәниятара диалог формасында фикер алышуны тәкъдим итте.

«Россия Федерациясендә миграция сәясәте. Миграция тарихы булган затларны мәктәпкә кабул итү мәсьәләләре» темасына Казан шәһәре Вахитов районының «41 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе директоры, ТР Мәгарифне үстерү институтының заманча белем бирү технологияләре һәм мәгариф эчтәлеген проектлау кафедрасы өлкән укытучысы Михеев А.В. чыгыш ясады.

Казан шәһәре Вахитов районының «41 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Бариев Б.Р. мигрантларның балаларына психологик ярдәм күрсәтү буенча сорауларга җавап бирде. Б.Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәп-интернатының тәрбия эшләре буенча урынбасары Смирнова Е.В. миграция тарихы булган затларны тәрбияләүдә яраклаштыру һәм социализацияләү кыенлыклары турында сөйләде. «А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы»ның тәрбия буенча директор киңәшчесе Нәбиева А.Г. тәрбиядә дәвамлылык мәсьәләсен күтәрде – мәктәптән алып урта һөнәри белем бирүгә кадәр.

Вебинарда катнашучылар мондый форматта ачык фикер алышу кирәклеге турында бердәм фикер белдереп, оештыручыларга рәхмәт әйтте.