• Русский
  • Татарча

«Минск һәм Казан: кардәшлек –үсешнең яңа драйверы» бизнес- форумы старт алды

«Минск һәм Казан: кардәшлек –үсешнең яңа драйверы» бизнес-  форумы старт алды

Казан Ратушасында «Минск һәм Казан: кардәшлек – үсешнең яңа драйверы» бизнес-форумы старт алды. Чара Татарстан башкаласында Минск көннәре кысаларында оештырылган. Форум башланыр алдыннан матбугат чаралары вәкилләре белән кыска әңгәмә уздырылды, анда Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин һәм Минск шәһәре башкарма комитеты рәисе Владимир Евгеньевич Кухарев журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

И.Р. Метшин билгеләп үткәнчә, Беларусь белән Россияне күптәнге кардәшлек мөнәсәбәтләре бәйли. Узган елның декабрендә җитәкчеләр Казан белән Минск арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешүгә кул куйдылар. Беларусь башкаласының шәһәр башкарма комитеты рәисе үз чиратында казанлыларга бизнес-форумны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм Минск көннәрен уздыру тугандаш шәһәрләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм яңа юнәлешләр ачуга яңа этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде.

Форум чаралары кысаларында ректорлар Ногманова Людмила Николаевна һәм Мороз Татьяна Ивановна «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе һәм «Минск шәһәре Мәгарифне үстерү институты» дәүләт мәгариф учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Фотогалерея: