
2025 елның 24 февраленнән алып 5 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары мәгарифенең этномәдәни татар компоненты булган мәгариф оешмалары укытучыларын «Туган телдә туган (татар) тел һәм әдәбияты» предмет өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча 270 сәгать күләмендә кабаттан һөнәри әзерләү программасы гамәлгә ашырылды. Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 25 педагог белем алды.
Курслар кураторы – татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Фәттахова Р.Ф.
Программа онлайн-лекцияләр, практик дәресләр, презентацияләр, онлайн-консультацияләр формасында электрон форматта укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды. Программа кысаларында шулай ук «Туган тел (татар) һәм әдәбияты укытучысы эшенең методик системасы» темасына 36 сәгать күләмендә педагогик практика оештырылды.
Курсны тыңлаучылар кирәкле белем һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә торган уңайлы график һәм эш режимын, укучыларның кызыксынуларына һәм ихтыяҗларына бәйле рәвештә карала торган мәсьәләләрне төзәтергә мөмкинлек бирә торган программаның ачык һәм аңлаешлы булуын, сыгылмалылыгын, барлыкка килгән мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә торган курсның укытучылары һәм кураторы белән кире элемтә булуын билгеләп үттеләр.
Тыңлаучыларны укыту 2025 елның 8 июнендә онлайн-режимда чыгарылыш квалификация эшләрен уңышлы яклау белән тәмамланды.