
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 5.8.1. «Гомуми педагогика, педагогика һәм мәгариф тарихы» фәнни белгечлеге буенча аспирантурада белем алуга конкурс игълан итә.
Кабул итү шартлары:
- югары һөнәри белемгә ия булу;
- кабул итү сынауларын узу.
Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, фәнни мәкаләләр бастыру һәм конференцияләрдә катнашу тәҗрибәсе булган кандидатларга өстенлек бирелә.
Уку формасы: көндезге.
Сроклары: 3 ел.
Диссертацияне уңышлы яклау нәтиҗәләре буенча педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә.
Документларны кабул итү вакыты: 2025 елның 1 августыннан 26 августына кадәр.
Документларны кабул итү урыны: «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 68 йорт, 306 кабинет.
Тулырак мәгълүмат: http://www.irort.ru/ru/node/8212
Өстәмә мәгълүмат һәм консультацияләр +7 (843) 236-69-01 телефоны һәм түбәндәге электрон почта аша бирелә: opnpk.irort@yandex.ru
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты командасына кушылыгыз! Без педагогика фәнен үстерүгә өлеш кертергә әзер булган талантлы тикшеренүчеләрне көтәбез!