18 июнь, 2025 - 17:01

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку залында төрле нәшриятларның яңа басмалары күргәзмәсе уза.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгәннәр:
- «АЙРИС-пресс» нәшриятының нейропсихология буенча китаплары һәм уку басмалары: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нейропсихологик диагностика, балалар белән нейропсихологик дәресләр, 7 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен нейропсихологик уку;
- «Планета» нәшриятының башлангыч мәктәп өчен дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча методик ярдәмлекләре һәм комплекслы программалары;
- «Планета» нәшриятының 1-4 сыйныфлар өчен «Туган телебез рус теле», «Дәрестән тыш эшчәнлекнең социаль юнәлеше», «Дәрестән тыш эшчәнлекнең спорт-сәламәтләндерү юнәлеше» темалары буенча үсеш биремнәре;
- «Цветной мир» («Төсле дөнья») нәшриятының консультация-методик үзәк эшчәнлеген оештыру, сабый һәм кечкенә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә гаиләләргә ярдәм итү буенча укыту-методик ярдәмлеге;
- «Төсле дөнья» нәшриятының «Теремок» белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен укыту-методик әсбаплары: сабыйларны үстерә торган уеннар һәм шөгыльләр; балаларны беренче һәм икенче елында физик яктан үстерү; кече яшьтәге балаларны балалар бакчасына ияләштерү; тумыштан ике яшькә кадәрге балаларны экологик яктан тәрбияләү; балачакта әйләнә-тирә дөньяны танып белү; кече яшьтәге балаларга белем бирүче педагог һөнәренең үзенчәлекләре һ. б.
- әдәбият исемлеге.