«Укытучыга һәм укучыга» – История.рф төп тарихи порталының уникаль белем бирү проекты – тарихны кызыклы һәм тирәнтен өйрәнү өчен билгеләнгән материаллар форматын киңәйтә.
Проект яңа өстәмә материаллар – тәкъдим ителгән китаплар һәм вакыйгалар календареннән гыйбарәт. Шунысы мөһим, китаплар Мәгариф министрлыгы тәкъдимнәренә тулысынча туры килә һәм сайланган тема буенча тулы мәгълүмат бирә. Ә даталар исемлеге кыскача һәм истә калдыру өчен уңайлы төрле тарихи чорларның төп вакыйгаларын күрсәтә.
Хәзерге вакытта «Укытучыга һәм укучыга» проекты өчен чын тарихи документлар форматында яңа мәгълүмати материаллар җыю буенча актив эш алып барыла. Мондый материалларны ачык кулланылышта табып булмый диярлек, бу проектны тарих сөючеләр өчен уникаль итә.
«Укытучыга һәм укучыга» проекты тарих укытучысына да, укучыларга да өйрәнү процессына мөмкин кадәр тирәнрәк керергә, өстәмә материаллар аша тарихны өйрәнүгә эчкерсез кызыксыну уятырга, ил һәм аның тарихи үткәне өчен горурлык хисе кичерүгә йогынты ясаячак. Әлеге мәгълүмати цифрлы проект Бөтенроссия тикшерү эшләре, төп дәүләт имтиханы, бердәм дәүләт имтиханына әзерләнүдә, шулай ук заманча Россиянең тарих укытучысының һөнәри үсеше өчен әһәмиятле.
Биредә, бер урында мәкаләләр, видеофильмнар, аудиоподкастлар һәм тестлар рәвешендә материаллар җыелган. Барлык материаллар тарих дәреслекләренең һәр параграфы буенча сайлап алынган.