2025 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми советының чираттагы утырышы үткәрелде, анда Гыйльми совет әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, мактаулы остазлар катнашты.
Утырышны ректор Л.Н. Ногманова ачып җибәрде, ул көн тәртибен расларга тәкъдим итте һәм «2025 елның беренче яртыеллыгында дәүләт йөкләмәсен үтәүнең барышы турында» доклады белән чыгыш ясау өчен сүзне фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л. П. Шәмсетдиновага тапшырды.
Аннары методик эшне үстерү бүлеге башлыгы О.В. Мартьянованың «Кадет мәктәпләренең педагогик һәм идарә хезмәткәрләренең һөнәри компетенцияләрен формалаштыруны методик яктан тәэмин итү» доклады тыңланды һәм тикшерелде, анда педагогларның һәм кадет мәктәпләре җитәкчеләренең һөнәри үсешенә методик ярдәм күрсәтү буенча эшнең яңа форматларын кертүгә анализ ясалды, шулай ук институтның әлеге юнәлештәге төп чаралары яктыртылды.
Икенче мәсьәлә дәүләт йөкләмәсе буенча башкарылган кулъязмаларны матбугатка тәкъдим итү өчен карауга багышланды.
Гыйльми совет ахырында институтның фәнни хезмәткәрләре һәм профессор-укытучылар составының вакантлы вазифаларын биләүгә дәгъва кылучылар конкурсы үткәрелде. Кандидатуралар яшерен тавыш бирү юлы белән расланды.