
Мәгариф хезмәткәрләренең 2025 елның август киңәшмәсенә әзерлек кысаларында оештырыла торган секция утырышлары эше дәвам итә.
25 июнь көнне Югары Ослан районының Иннополис мәктәбендә «Инженер вертикале» республика август киңәшмәсенең секция утырышы булды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Иннополис шәһәре мэры Дмитрий Вандюков, ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша, «Цифрлы мәгариф» уртак предприятиесе генераль директоры Рубен Акопов, мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Лариса Шәмсетдинова, мәгариф идарәләре, методик үзәкләр җитәкчеләре, «Уңыш» программасы лидерлары булган мәктәп директорлары, югары уку йортлары һәм Казан педагогика көллиятенең алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге вәкилләре катнашты.
Утырышта катнашучылар бердәм дәүләт дәреслекләре буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыру һәм яңа укыту җиһазлары белән тәэмин итә башлау шартларында бердәм белем бирү киңлеген үстерү, бәяләү процедуралары системасын алга таба унификацияләү, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның технологик лидерлыкка ирешү һәм илебез өчен әһәмиятле булган дата – совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең
80 еллыгын бәйрәм итү елында тарихи белем бирү системасын үстерү буенча куелган бурычларын исәпкә алып, программаларны әзерләү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чыганакка сылтама https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2427733.htm
Фоторепортаж сылтама буенча урнаштырылган https://mon.tatarstan.ru/foto.htm/photoreport/10328899.htm