
26 июньдә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында туган телләр педагоглары өчен «Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр» темасына милли белем бирү секциясе үткәрелде, анда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре катнашты.
Секциядә катнашучылар туган телләрне үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, аларны укытуның өр-яңа методикалары белән танышты һәм уңышлы практик тәҗрибә белән уртаклашты. Программага Саба муниципаль районының мәгариф оешмаларында булу һәм тематик методик мәйданчыкларда эшләү кертелгән иде.
Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Г.В. Һадиева район методик берләшмәләре җитәкчеләре алдында чыгыш ясады. Аның «Функциональ грамоталылыкны үстерүдә инновацион технологияләр» дигән докладында телне өйрәнүдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә заманча карашлар тәкъдим ителде.
Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Р.Ф. Фәттахова җитәкчелегендә Туган тел (татар) укытучылары ассоциациясенең муниципаль районнар бүлекләре җитәкчеләренең секцион утырышы үткәрелде. Катнашучылар Ассоциациянең узган елгы эшчәнлегенә анализ ясады, милли мәгариф өлкәсендәге төп мәсьәләләр турында фикер алыштылар һәм киләсе 2025/26 уку елына эш планнарын билгеләделәр. Рузилә Фәрдәвис кызы шулай ук «Хәзерге мәгариф киңлегендә Туган тел: проблемалар, казанышлар һәм перспективалар» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Утырыш йомгаклары буенча 2024/25 уку елында үзләрен аеруча актив күрсәткән бүлек җитәкчеләре билгеләп үтелде. Аларга Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н. Ногманова исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаучыларга да сертификатлар тапшырылды.
Секция һөнәри диалог, инновацион идеяләр белән уртаклашу һәм Татарстан Республикасы мәгариф системасында туган телләрне нәтиҗәле саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән стратегик карарлар булдыру өчен мөһим мәйданчыкка әверелде.