• Русский
  • Татарча

Фәнни гамәли проектны ачу

Фәнни гамәли проектны ачу

2025 елның 1 июлендә КФУның Алабуга институты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогика фәннәре докторы Людмила Николаевна Ногманова күрсәтмәсе буенча «Укучыларның шәхси ориентлашуын һәм шәхси нәтиҗәләренә ирешүләрен исәпкә алып, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү системасында бердәм үсеш киңлеген формалаштыру» Республикакүләм фәнни-гамәли проектын ачуга багышланган эшлекле киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә катнаштылар:

  • Марат Файзуллаевич Умаров, Казан федераль университетының Алабуга институты директоры;
  • Александр Викторович Хохлов, ТР Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эшләр буенча проректоры, педагогика фәннәре кандидаты;
  • Владислав Львович Виноградов, КФУның Алабуга институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты;
  • Эрнст Рәис улы Сәфәргалиев, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты.

Фәнни-гамәли проектны ачу фәнни-тикшеренү коллективы төзүне күздә тота, аның составына челтәр багланышлары нигезендә Казан федераль университетының Алабуга институты, ТР Мәгарифне үстерү институты, Зәй муниципаль районының Кече фәннәр академиясе, мәгариф оешмалары вәкилләре кертеләчәк.

Проектның актуальлеге һәм инновациялелеге Татарстан Республикасында мәгарифне үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең тулы бер блогын комплекслы гамәлгә ашырудан гыйбарәт. Проект катнашучылар санын арттыру һәм пролонгация мөмкинлеге белән өч елга исәпләнгән.

Фотогалерея: