
2025 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эмоциональ иминлеге: ирешү юллары» темасына республика түгәрәк өстәле үткәрде (модераторлар – мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доцентлары С. Н.Башинова һәм Р. И. Латыйпова).
Әлеге чарада мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагог-психологлары, тәрбиячеләр, белгечләр һәм республиканың балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты.Түгәрәк өстәлдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эмоциональ иминлеге өчен шартлар тудыруга бәйле проблемалар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эмоциональ иминлегенең мөһим аспекты буларак эмоциональ интеллектын үстерү факторлары; эмоцияләрне танып белүнең төрле чаралары; мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә гармонияле үсеш тирәлеге булдыру һәм аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларның эмоциональ иминлеге турында фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәл спикерлары: заманча белем бирү технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты И.В. Сафронова; Казанның 375 нче балалар бакчасы педагог-психологы Т. А. Бабанова; Казанның 130 нчы балалар бакчасы педагог-психологы Д. Р. Савельева; Казанның 397 нче балалар бакчасы педагог-психологы Б.А. Мирзиева; фәлсәфә фәннәре кандидаты, «Әкият» методик үзәге җитәкчесе М. Ю. Герасимова; КФУ балалар бакчасы педагог-психологы, тәртип аналитигы, тәртип программалары кураторы, RusABA ассоциациясе әгъзасы Е. А. Григорьева; «Без бергә» балалар бакчасы педагог-психологы, клиник психолог, DIR Floortime, PECS сертификацияләнгән белгече П.С. Федорова.
Түгәрәк өстәл материаллары сылтама буенча тәкъдим ителәчәк: http://irort.ru/ru/node/7021