• Русский
  • Татарча

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе быел Югары Ослан районында үткәреләчәк

Татарстан педагогларының август киңәшмәсе быел Югары Ослан районында үткәреләчәк

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 22 августта Югары Ослан районының Иннополис шәһәрендә А.С. Попов исемендәге Технопаркта үткәреләчәк.

Киңәшмәнең төп темасы  – «Хәзерге заман мәгарифенең кыйммәт ориентирлары» 

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре һ. б. катнашачак.

22 августта Рәсми Татарстан сайтында https://prav.tatarstan.ru, mon.tatarstan.ru сайтында һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә Иннополис шәһәрендәге А.С. Попов исемендәге Технопарктан пленар утырышның турыдан-туры видеотрансляциясе алып барылачак.

Чыганакка сылтама: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2441326.htm