
«Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе Россия мәгариф академиясенең «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында 2025 елның 11 августыннан 20 сентябренә кадәр «Остазлык – олы йөрәкле кешеләр иле» мәгариф оешмаларының педагог- остазлары һәм остаз командалары проектларының республика конкурсын үткәрә.
Конкурсның максаты: остазлык практикаларына ярдәм итү һәм аларны үстерү, Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең остазлык эшчәнлеге өлкәсендәге алдынгы педагогик тәҗрибәсен үстерү, белем бирү эчтәлегенең укыту-тәрбия компонентларын, шул исәптән гаилә һәм мәктәп хезмәттәшлегендә комплекслы итеп гамәлгә ашыру.
Татарстан Республикасының төрле типтагы мәгариф оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре (укытучылар, педагог-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагоглары, сыйныф җитәкчеләре, тәрбиячеләр, тьюторлар, педагог-психологлар, социаль педагоглар һ.б.), мәктәп остазлары командалары, мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары методистларын конкурста катнашырга чакырабыз.
Конкурс турындагы нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://clck.ru/3NbPNs
Конкурста катнашуга гариза: https://clck.ru/3NXFRE
Чараны оештыручы: «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге.