• Русский
  • Татарча

«Сферум» илкүләм мессенджерга интеграцияне төгәлләде

«Сферум» илкүләм мессенджерга интеграцияне төгәлләде

«Сферум» коммуникацион сервисы Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә МАХ илкүләм мессенджерына барлык интеграцион процессларны уңышлы тәмамлады. Белем бирү пространствосы яңа, 2025/26 уку елыннан башланып китәчәк. Бу хакта 18 августта Мәскәүдә төбәк мәгариф министрларының Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында хәбәр иттеләр.

«Сферум» мәгариф өлкәсенә бәйле кешеләргә файдалану өчен уңайлырак булачак. Үзгәрешләр җиткерелгән фикерләрне исәпкә алып һәм ел дәвамында педагоглар, ата-аналар һәм укучылардан җыелган тәкъдимнәр нигезендә гамәлгә ашырылды.
Куркынычсызлыкка аерым басым ясалды – «Сферум»дагы MAXта иминлек тәэмин ителгән режим булдырырга һәм аралашу уңайлы мохиттә булсын өчен махсус шәхси көйләүләрне урнаштырырга мөмкин.

«Сферум»ның МАХ илкүләм мессенджерына интеграцияләү – бердәм цифрлы белем бирү мохите булдыруга мөһим адым. Хәзер педагогларның, укучыларның һәм ата-аналарның аралашу, укыту һәм белем белән уртаклашу өчен уңайлы, куркынычсыз һәм заманча чаралары бар. Мәктәпнең цифрлы киңлеге тагын да  нәтиҗәлерәк булсын өчен мессенджерда мәгълүматларны саклауга һәм кулланучылар өчен уңайлы булуга басым ясалды», – дип билгеләп үтте РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов.

Илкүләм мессенджерында «Сферум»  – ул уку буенча коммуникацияләрне һәм укыту өчен актуаль сервисларны берләштерәчәк бердәм куркынычсыз белем бирү киңлеге.
Илкүләм мессенджерда «Сферум»ның төп коммуникация функцияләре, электрон көндәлекләр белән интеграция, интерактив такта, «Файллар җыю», «Укучы ярдәмчесе», «Рособрнадзор ярдәмчесе» сервислары һәм «Пушкин картасы» программасының чат-боты тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, педагогларның киңәйтелгән функционалы һәм үз аерымлык билгесе (академик башлык) саклана.

Илкүләм мессенджердагы «Сферум» Мәгариф киңлегендә «РФ Мәгариф министрына тәкъдимнәр» чат-боты эшли, анда барлык педагоглар РФ Мәгариф министры Сергей Кравцовка сорауларын һәм тәкъдимнәрен юллый ала.

«Сферум»ның яңа мөмкинлекләре – «Минем мәктәп» федераль дәүләт мәгълүмат системасы ярдәмендә белем бирү сервисларына һәм уку материалларына бердәм керү мөмкинлеге, билгеләр, мәктәп расписаниесе һәм өй эшләре белән «Госуслуги Минем мәктәп» кушымтасы. Моннан тыш, күп кенә кирәкле мәктәп документларына, мәсәлән, экскурсиягә бару яки дәрестә булмау турында белешмәләрне уртаклашырга һәм имза куярга мөмкин булачак. Проектны әзерләүчеләр мөмкинлекләрне киңәйтү һәм уку буенча аралашуны  нәтиҗәле һәм уңайлы итү өчен башка төрле файдалы сервисларны да эшлиләр.

Илкүләм мессенджерында «Сферум»  этаплап эшләтеп җибәреләчәк – 25 августтан белем бирү киңлеге сынап караучы беренче алты төбәк кулланучылары өчен булачак. Бу Татарстан, Алтай һәм Марий Эл Республикалары, шулай ук Владимир һәм Тверь өлкәләре һәм Ханты-Манси автономияле округы. 15 сентябрьдән МАХтагы «Сферум» әкренләп Россиянең башка төбәкләре өчен дә эшли башлаячак. Кулланучыларга укыту профиле эшен көйләргә һәм илкүләм мессенджерда яңа мөмкинлекләрне өйрәнергә  «Сферум»ның махсус чат-боты ярдәм итәчәк.

Чыганакка сылтама: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2442499.htm