21 август, 2025 - 12:30

Татарстанда «Физика-математика алгарышы» проекты 2026 елда 233 млн сум күләмендә финанслау белән дәвам итәчәк.
Проект Татарстанда 2024/2025 уку елында башланып китте. Аны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 252 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән: 2024 елда – 13,2 млн сум, 2025 елда – 239 млн сумнан артык.
Акчалар мәктәпләргә һәм педагогларга грант ярдәме күрсәтүгә, физика, математика һәм информатиканы өйрәнүдәге уңышлары өчен укучыларга бүләкләр бирүгә, укытучыларга методик ярдәм күрсәтүгә, шулай ук математика кабинетларын заманча җиһазландыруга юнәлдереләчәк.
Чыганакка сылтама:https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2443257.htm