
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә «Мәгариф флагманнары» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
«Мәгариф флагманнары» проектында катнашу педагогларның шәхси һәм һөнәри үсешенең куәтле коралы булып тора.
2025 елда «Мәгариф флагманнары» проекты берничә конкурс трегы буенча тормышка ашырыла: «Дәүләт», «Медиа», «Мәдәният» һәм «Остазлык». Конкурс трекларында җиңүчеләр проектның финал чараларында кабул итүче як хисабына (юл чыгымнары һәм яшәү) турыдан-туры катнашачак:
- «Дәүләт» трегы финалы 2025 елның 10-13 ноябрендә Мәскәүдә үткәреләчәк;
- «Мәдәният» трегы финалы 27-30 ноябрьдә Түбән Новгородта үткәреләчәк;
- «Медиа» трегы финалы 2025 елның 1-3 декабрендә «Сенеж» идарәсе остаханәсе базасында (Мәскәү өлкәсе) үткәреләчәк;
- «Остазлык» трегы финалы 2025 елның 3-6 декабрендә «Машук» белем үзәге базасында (Пятигорск шәһәре) үткәреләчәк.
Мәгълүмати материаллар комплектын түбәндәге сылтама буенча йөкләп алырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/d/hKVsfvy7axEisA.
Катнашучыларны теркәү https://flagmany.rsv.ru рәсми сайтында гамәлгә ашырыла.
«Россия — мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешмасыннан элемтә өчен: Мәдинә Руслан кызы Дениева, проект идарәсе департаментының «Мәгариф флагманнары» проекты чараларын оештыру буенча координаторы, телефон: +7 928 073-80-52, электрон почта: madina.denieva@rsv.ru.