
Хөрмәтле коллегалар!
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре өчен «Мәгариф оешмасында федераль дәүләт белем бирү стандартларын практик гамәлгә ашыру: дәрес һәм шөгыль – 2025» (алга таба – конкурс) шөгыль һәм дәресләр конспектларын методик әзерләүнең республика конкурсы башлануы турында игълан итә.
Конкурсның төп максаты – федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын күтәрү һәм белем бирү процессын фәнни-методик тәэмин итүне камилләштерү.
Татарстан Республикасының мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакырабыз.
Конкурста катнашу өчен 2025 елның 26 октябренә кадәр анкета тутырырга һәм конкурс материалын түбәндәге сылтама буенча урнаштырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/602f55f25fe0ee29b89ced8b/
Барлык катнашучылар да конкурста катнашучы сертификатын ала.
- Конкурс турында нигезләмә кушымтада бар (шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе сайтының «Грантлар һәм конкурслар» бүлегеннән дә күчереп алырга мөмкин).
Барлык сораулар буенча өстәмә мәгълүматны ТР Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлегенең 533-03-90 телефоны аша алырга мөмкин.