
2025 елның 29 сентябрендә 15.00 сәгатьтә гомуми һәм урта һөнәри белем бирү белгечләре өчен «Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында чираттагы вебинар үткәреләчәк. Вебинарның темасы – «Ата-аналар һәм мәктәп: наркотикларның законсыз әйләнешен профилактикалауда һәм чит ил гражданнары балаларының социомәдәни адаптациясендә нәтиҗәле хезмәттәшлек юллары».
Чакырылган спикерлар Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары һәм хокук саклау органнары вәкилләре булачак.
Спикерлар үз чыгышында мәгариф оешмаларында профилактик эшнең ничек җайга салынуы, профилактика һәм адаптациянең катлаулы мәсьәләләре буенча укучыларның ата-аналары белән уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне ничек оештыру турында сөйләячәкләр.
Вебинарда катнашу өчен:
- мәгариф оешмалары администрациясе вәкилләре;
- сыйныф җитәкчеләре;
- гомуми белем бирү мәгариф оешмалары тәрбиячеләре;
- урта һөнәри белем бирү төркемнәре кураторлары;
- педагог-психологлар;
- социаль педагоглар чакырыла.
Вебинарны сылтама буенча трансляцияләү:
https://sferum.ru/?call_link=oN5YOqefRlpT67zsGOTkOeBvCcTe80CO6HkdIO9QP0g
Очрашу номеры белән сылтама:
https://sferum.ru/?call=343-780-93 (Керү өчен серсүз: 8Xi36s)


