• Русский
  • Татарча

«Туган тел (татар) теле һәм туган телдә әдәбият» предмет өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы» программасын гамәлгә ашыру

«Туган тел (татар) теле һәм туган телдә әдәбият» предмет өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы» программасын гамәлгә ашыру

2025 елның 12 маеннан 24 сентябренә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан « Туган тел (татар) теле һәм туган телдә әдәбият » предмет өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча Россия Федерациясе субъектлары мәгарифенең этномәдәни татар компоненты булган мәгариф оешмалары укытучыларын яңадан һөнәри әзерләү программасы 270 сәгать күләмендә гамәлгә ашырылды. Россия Федерациясенең 7 төбәгеннән 10 педагог белем алды. Курслар кураторы – Ваһапова Адилә Рөстәм кызы,  татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы.

Программа онлайн-лекцияләр, практик дәресләр, презентацияләр, онлайн-консультацияләр формасында электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды. Программа кысаларында шулай ук «Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучысының эш методик системасы» темасына 36 сәгать күләмендә педагогик практика оештырылды.

Курсларга килүчеләр кирәкле белем, күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә торган уңайлы график һәм эш режимын, укучыларның кызыксынуларына һәм ихтыяҗларына бәйләп карала торган мәсьәләләр даирәсен төзәтергә мөмкинлек бирә торган программаның ачык һәм аңлаешлы булуын, килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә торган курс укытучылары һәм кураторы белән кире элемтә булуын билгеләп үттеләр.

Тыңлаучыларны укыту 2025 елның 24 сентябрендә онлайн режимда чыгарылыш квалификация эшләрен уңышлы яклау белән тәмамланды.

Фотогалерея: