
Хөрмәтле коллегалар!
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе «Уку турында: балаларның укуын популярлаштырабыз» республика конкурсы башлануы турында игълан итә.
Конкурс төрле типтагы мәгариф оешмаларының педагогик һәм китапханә хезмәткәрләренең, өстәмә белем бирү педагогларының, мәктәпкәчә оешмалар тәрбиячеләренең, мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары методистларының һәм балаларның укуы өлкәсендәге башка белгечләрнең фәнни-тикшеренү һәм иҗади инициативаларын актуальләштерүгә юнәлдерелгән.
Конкурс номинацияләре
1. Хәзерге балалар һәм яшүсмерләрнең уку даирәсе (фәнни-тикшеренү эшләре, мәкаләләр, публикацияләр, методик киңәшләр, аналитик материаллар һ.б.).
Катнашучылар категориясе: педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр.
2. Сугыш турында бөтен гаилә белән китаплар укыйбыз (видеороликлар, фотоколлажлар, фотографияле хикәяләр, презентацияләр һ.б.).
Катнашучылар категориясе: педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, ата-аналар, укучылар.
3. Безнең укый торган сыйныф (видеороликлар, фотоколлажлар, фотографияле хикәяләр, презентацияләр һ.б.).
Катнашучылар категориясе: педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, укучылар.
4. Мин укыйм һәм рәсем ясыйм (яраткан китапларыма иллюстрацияләр, әсәрләр, тышлык ясау һ.б.).
Катнашучылар категориясе: укучылар.
5. Китап советы (бәяләмәләр, рецензияләр).
Катнашучылар категориясе: педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, укучылар.
6. Китап йорты (шигырьләр, хикәяләр, очерклар, китапханә (өй, мәктәп, муниципаль (шәһәр, авыл) китапханәсе турында эсселар).
Катнашучылар категориясе: педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, укучылар.
Конкурста катнашуга төрле типтагы мәгариф оешмаларының педагогик һәм китапханә хезмәткәрләре, өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәпкәчә оешмаларның тәрбиячеләре, мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары методистлары, мәгариф өлкәсендәге башка белгечләр чакырыла. Гомуми белем бирү оешмаларында укучылар конкурста ата-аналар, законлы вәкилләр белән яисә гомуми белем бирү оешмаларының һәм өстәмә белем бирү оешмаларының хезмәткәрләре (вәкилләре) җитәкчелегендә генә катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен 2025 елның 23 ноябренә кадәр гариза бирергә һәм материалларны таләпләргә туры китереп тапшырырга кирәк (нигезләмәне карагыз).
Оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча җаваплы оештыручыларга мөрәҗәгать итәргә: Хаҗиева Елена Васильевна (ТР Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы мөдире), Сәйфиева Ольга Валентиновна (китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы белгече), телефон: 8(843)236-56-33.