
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә: «Федераль педагогик үлчәүләр институты» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе гомуми белем бирүнең төбәк системаларына фәнни-методик ярдәм күрсәтү максатларында ел саен дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен эчтәлекнең актуаль мәсьәләләре һәм контроль үлчәү материалларын үстерүнең төп юнәлешләре буенча вебинарлар үткәрә.
Вебинарларны алып баручылар – төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен контроль үлчәү материалларын эшләү комиссияләре җитәкчеләре һәм әгъзалары. Вебинарларның видеоязмалары Россия Федерациясе субъектлары мәгариф оешмаларының укытучы-предметникларына, укытучыларның квалификациясен күтәрү институтларының, мәгарифне үстерү институтларының методистларына һәм хезмәткәрләренә мәгълүмат җиткерү өчен каралган.
Вебинарларның видеоязмаларын RUTUBE онлайн-сервисының «Федераль педагогик үлчәүләр институты» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе каналында түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: