
Казан федераль университетында КФУ Президенты Рияз Минзарипов рәислегендә «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлегенең «Географик һәм экологик белем бирү» тематик комиссиясе утырышы булды.
Утырышта Минакова Е.А. һәм Басыйров А.М. «Тотрыклы үсеш нигезе буларак экологик белем бирү» инновацион мәгариф проекты идеясен тәкъдим иттеләр, аны киләсе елда гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Минакова Е.А. игътибарны экологик белем бирүнең шәхесне укыту, тәрбияләү һәм камилләштерүнең өзлексез процессыннан гыйбарәт булуына юнәлтте. «Аның үзенчәлеге заманча экологик күзаллауларның барлык табигый фәннәргә таянуы һәм социаль фәннәрдә торган саен ныграк чагылыш табуы белән билгеләнә. Экология мөстәкыйль фәнни юнәлеш буларак кына түгел, ә дөньяга караш һәм үз-үзеңне тоту, гамәли карарлар кабул итү нигезе буларак та тора», – диде ул чыгышында. Е. Минакова фикеренчә, мәктәп программасында экология предметы булмаса да, аның идеяләрен башка дәресләр вакытында, шулай ук дәрестән тыш чараларда трансляцияләргә кирәк.
Проектны мәгарифне үстерү институты мәйданчыгында гамәлгә ашыру планлаштырыла, ул 5 елга исәпләнгән, аның максаты – укытучыларның педагогик осталыгын камилләштерү һәм экологик культурасын үстерү. Проект кысаларында педагоглар үз эшчәнлекләрендә куллана алырлык мәгълүмати һәм методик материаллар эшләнәчәк.
Р.Минзарипов экологик фикерләүне формалаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте. «Кеше экологиянең аның һәм аның балаларының киләчәге булуын аңларга тиеш», – диде ул. КФУ Президенты сүзләренчә, югары уку йорты ягыннан әлеге проект шулай ук хупланачак.