• Русский
  • Татарча

Мәгариф учреждениеләре педагогларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

Мәгариф учреждениеләре педагогларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2025 елның 14 октябреннән 17 октябренә кадәр «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге тарафыннан «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерү һәм камилләштерү: заманча алым» темасына мәгариф учреждениеләре педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (куратор – Рафикова Эльвира Феликс кызы, һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлегенең фәнни хезмәткәре).  

Программа педагогик хезмәткәрләрнең төп компетенцияләрен үстерүгә һәм һөнәри күнекмәләрен яңартуга юнәлдерелгән. Аның бурычы педагогларны укытуда яңа инструментларны гамәлгә ашырудан, укучыларның шәхси сыйфатларын үстерүдән һәм балаларның һәрьяклап үсеше өчен уңайлы мохит тудырырга ярдәм итүче актуаль мәгълүмат һәм практикалар белән тәэмин итүдән гыйбарәт иде. Тыңлаучылар дәресләрдә актив катнаштылар, яңа белемнәр һәм технологияләр белән кызыксыну күрсәттеләр.

Укулар тәмамлагач, педагоглар үз белемнәрен киңәйтүләрен һәм үзләштергән белемнәрен уку процессында кулланырга әзер булуларын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: