• Русский
  • Татарча

Мәктәп укучыларын һәм педагогларны «ТопБЛОГ» проектының бишенче сезонында катнашырга чакыралар

Мәктәп укучыларын һәм педагогларны «ТопБЛОГ» проектының бишенче сезонында катнашырга чакыралар

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «ТопБЛОГ» Бөтенроссия проектының бишенче сезонында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Балаларга һәм өлкәннәргә белем бирү программаларын һәм курсларын үтү, медиа лидерларыннан һәм популяр блогерлардан ярдәм алу мөмкинлеге булачак. Сайтта 2025 елның ахырына кадәр теркәлергә мөмкин.

Россиякүләм «ТопБЛОГ» проекты файдалы контент авторларына медиаиндустриядә үз күнекмәләрен яхшыртырга ярдәм итә.

«Медиакампус» белем бирү программасында катнашучылар блогинг, коммуникация һәм цифрлы культура турында база белемнәрен алачак. Алар креатив фикерләүне үстерү техникасын үзләштерәчәк, шәхси бренд булдырырга, нәтиҗәле контент-стратегия төзергә һәм аудитория белән аралашуны җайга салырга өйрәнәчәк. «Гавами киңлектә коммуникациянең юридик аспектлары» курсы блогерларга, журналистларга һәм педагогларга авторлык хокуклары белән эшләү үзенчәлекләре, шәхси мәгълүматларны яклау һәм реклама инструментлары турында белергә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, проектның бишенче сезонында катнашучылар ораторлык осталыгы буенча курслар үтә, сулыш алу һәм дикция техникасын үзләштерә, тавыш һәм хис-кичерешләр белән идарә итәргә өйрәнә алачак. Иҗтимагый фикер лидерлары уңышлы шәхси бренд төзү серләре белән уртаклашачак һәм «Рекомендация» подкаст-шоу кысаларында блогерлык эшчәнлегенең әһәмияте турында фикер алышачак.

Белем бирү программалары һәм курслар турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин.

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «ТопБЛОГ» Бөтенроссия проекты 2020 елдан гамәлгә ашырыла. Биш ел эчендә аңа илнең барлык төбәкләреннән һәм 50дән артык чит илдән 260 меңнән артык автор кушылган.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча