• Русский
  • Татарча

«Ачык класс» проекты кысаларында «ФОП ООО программаларын гамәлгә ашыру шартларында финанс грамоталылыгын укытуның методик һәм практик нигезләре» темасына вебинар

«Ачык класс» проекты кысаларында «ФОП ООО программаларын гамәлгә ашыру шартларында финанс грамоталылыгын укытуның методик һәм практик нигезләре» темасына вебинар

2025 елның 31 октябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесендә  «ООО Федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында финанс грамоталылыгын укытуның методик һәм практик нигезләре» темасына вебинар үткәрелде. Вебинарда Татарстан Республикасының 240тан артык педагогик хезмәткәре катнашты. 

Стратегия 2030: финанс грамоталылыгыннан финанс культурасына күчү. Финанс белемнәрен генә түгел, финанс өлкәсендә кыйммәтләрне, җайланмаларны, үз-үзеңне тоту практикаларын үстерү. Финанс ягыннан культуралы кешенең образы. Вебинарны үткәрүнең максаты – педагогларга укучыларны финанс белеменә өйрәтү процессыннан финанс культурасын формалаштыруга күчүдә методик ярдәм күрсәтү.

Спикерларның берсе – тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең заманча белем бирү технологияләре һәм мәгариф эчтәлеген проектлау кафедрасы мөдире Улбутов Дмитрий Иванович «Финанс грамоталылыгы тоташ күнекмә буларак: уку предметларына интеграция һәм дәрестән тыш эшчәнлек»  темасы белән чыгыш ясады. Уку предметларына һәм дәрестән тыш эшчәнлеккә финанс грамоталылыгын кертү, шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү мәсьәләләре каралды. Казан шәһәре Вахитов районының «5 нче номерлы лицее»ның география фәне укытучысы Сагин Артем Дмитриевич география предметы ярдәмендә финанс грамоталылыгын формалаштыру тәҗрибәсен тәкъдим итте. «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Славина Эльвира Рәфыйк кызы  «Инклюзив белем бирү ресурсы буларак финанс грамоталылыгы: махсус белем бирү ихтыяҗлары булган укучыларны финанс тәрбияләү өлкәсендә педагогларның компетенцияләрен арттыру» темасы белән чыгыш ясады. «Мәгариф тирәлегендә конфликтларны профилактикалау коралы буларак финанс грамоталылыгы» дигән кызыклы темага чыгышын «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең психология һәм инклюзив белем кафедрасы өлкән укытучысы Солтанова Мәдинә Равил кызы тәкъдим итте. Вебинарда катнашучыларга Россия Банкы ресурсларын кулланып, белем бирү процессына финанс грамоталылыгын кертү мәсьәләләре яктыртылды. Икътисад фәннәре кандидаты, Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе - Илкүләм банкның баш икътисадчысы Иванов Михаил Евгеньевич «Укучыларның финанс грамоталылыгын арттыру: укытучыга ярдәм итү өчен Россия Банкы проектлары» темасына чыгыш ясады. «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Бадалова Эсмира Юрьевнаның «Нейропластиклык һәм «финанс гадәтләрен» уку процессын геймификацияләү аша формалаштыру» темасы тыңлаучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Вебинар азагында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы үзенең чыгышында әлеге вебинарның актуальлеге гомуми белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендә куелган бурычларны уңышлы тормышка ашыру өчен финанс грамоталылыгын формалаштыру мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу кирәклегенә басым ясады.
 

Фотогалерея: