
МАХта мәктәп укучылары өчен «Сферум»ның интерактив ярдәмчесе – балаларга интернетта куркынычсызлыкның мөһим мәсьәләләрен ачыкларга ярдәм итә торган «Путь в сети» («Челтәрдә юл») чат-боты барлыкка килде.
Проект 5-11 сыйныф укучылары өчен кибербуллинг буенча квесттан башланып китә. Мәктәп укучылары геройны үзләре сайлый һәм, аның гамәлләре нигезендә, интернеттагы теләсә кайсы гамәлнең нинди нәтиҗәләргә китерүен белә. Шул ук вакытта сюжет линиясе һәр этапта уенчы кабул иткән карарларга бәйле рәвештә үзгәрәчәк.
Чат-бот алга таба да мәктәп укучыларын челтәрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырачак. «Путь в сети» чат-ботын тоташтыру өчен, аны эзләү төймәсе аша исем буенча табарга кирәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча


