Ноябрьдә башлангыч сыйныф укытучыларының «Башлангыч гомуми белем дәрәҗәсендә уку предметларын укытуның үзенчәлекләре» программасын тыңлаучылар укуларын тәмамладылар (кураторы Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы). Татарстан Республикасының төрле мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укытучылары үзгәрешләрне исәпкә алып яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары ФГОС НОО һәм федераль белем бирү программалары ФОП НОО үзенчәлекләрен, укучыларның белем бирү нәтиҗәләренә һәм аларның казанышларын бәяләү чараларына төп таләпләрне карадылар, заманча дәрес алып баруны проектлау үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
Стажировка «181 нче номерлы күппрофильле мәктәп» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе һәм «Адымнар-Казан» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе базасында үткәрелде. Башлангыч сыйныф укытучылары коллективлары башлангыч мәктәптә укыту һәм тәрбия эшчәнлегенең интеграциясен тәэмин итү шартлары белән таныштырдылар.
Шулай ук педагоглар өчен Казан шәһәренең «30 нчы номерлы төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном белем бирү учреждениесе укытучылары практикум үткәрде. Мәктәпнең педагогик коллективы башлангыч мәктәптә предмет эчтәлеген гамәлгә ашыруда актуаль белем бирү методикалары һәм технологияләре белән таныштырды.
Укуда катнашучылар тәкъдим ителгән программа эчтәлегенең зур практик әһәмиятен, уртаклашкан тәҗрибәнең актуальлеген билгеләп үттеләр һәм квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашыруда катнашкан оештыручыларга һәм барлык укытучыларга рәхмәт белдерделәр.





