• Русский
  • Татарча

VI Бөтенроссия дефектологлар съезды

VI Бөтенроссия дефектологлар съезды

2025 елның 13-14 ноябрендә Мәскәүдә VI Бөтенроссия дефектологлар съезды эше булды, ул «Гомер буена сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, инвалидлыгы булган укучыларга белем бирү» дип атала.  Съездны оештыручы − Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, оператор − «Коррекцион педагогика институты»  федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе.

Съезд эшендә Россия Федерациясенең барлык 89 субъекты вәкилләре катнашты,  трансляциягә ун меңнән артык тыңлаучы кушылды. VI Бөтенроссия дефектологлар съездына Татарстан Республикасының төрле ведомстволары вәкилләре, шул исәптән «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры К.Ш. Шәрифҗанова чакырылган иде.  

Съезд Россия Федерациясе Гимнын башкару белән ачылды, рәсми затларның һәм мәртәбәле кунакларның котлау сүзләре яңгырады, катнашучыларны «Дефектология үсешенә шәхси өлеш керткән өчен» һәм «Һөнәргә тугрылык өчен» номинацияләрендә бүләкләделәр.

14 ноябрьдә дефектология үсешенә багышланган дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелде. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәргә һәм инвалидларга психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтүдә комплекслы алымнар, психологик, педагогик, медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү үзәкләр эше, законнардагы үзгәрешләр, өзлексез белем бирүне оештыру һәм ведомствоара хезмәттәшлекне бәяләү турында фикер алыштылар. «Иртә коррекцион ярдәм» мәйданчыгында ата-аналарның  һәм инвалид балаларга белем бирүдәге роле, гаилә кризисларын җиңү ысуллары, аутистик спектры бозылган балалы гаиләләргә ярдәм итү һәм ата-ана компетенциясен күтәрү турында фикер алыштылар.

Съезд эшенең икенче көнендә «Үзәк психология-медицина-педагогика комиссиясе» республика психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ермолаева Наталья Александровна «Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, инвалидлыгы булган укучыларга  психологик-педагогик ярдәм оештыруда комплекслы алымнар, Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Һәр мәйданчыкның эш йомгаклары буенча съезд резолюциясенә кертү өчен тәкъдимнәр формалаштырылды.

Съездның йомгаклау утырышы Россия мәгариф академиясендә зур пленумда үткәрелде.

Фотогалерея: