• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү системасында иҗади һәм иҗтимагый берләшмә буларак фольклор коллективы» педагогик укулары

«Балаларга өстәмә белем бирү системасында иҗади һәм иҗтимагый берләшмә буларак фольклор коллективы» педагогик укулары

2025 елның 20 ноябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе «Н.Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясе, Казан шәһәре Киров районының «24 нче номерлы балалар музыка мәктәбе» муниципаль бюждет өстәмә белем бирү учреждениесе, «Россия фольклор берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Казан шәһәре идарәсе мәгариф комитеты муниципаль мәгариф каршындагы фольклор ансамбльләре һәм халык җыры ансамбльләре җитәкчеләренең шәһәр методик берләшмәсе Казанда катнаш режимда «Балаларга өстәмә белем бирү системасында иҗади һәм иҗтимагый берләшмә буларак фольклор коллективы» (алга таба – Укулар) педагогик укулары кысаларында очрашу үткәрелде.

Укуларның төп максаты – этномәдәни сәнгать белеме һәм тәрбия өлкәсендә актуаль педагогик тәҗрибәне тарату. Укулар белемнең барлык дәрәҗәләрендәге педагогик берләшмәгә адресланган.

Очрашу барышында Укуда катнашучылар балалар фольклор ансамбльләренең төбәк фестиваль хәрәкәтендә катнашу тәҗрибәсе, традицион музыка уен коралларында уйнарга өйрәнү тәҗрибәсе, балалар-яшүсмерләр аудиториясендә халыкларның мәдәни мирасын популярлаштыру буенча проект эшчәнлеге, шулай ук  сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән алып барган дәресләр кысаларында халык иҗаты формаларын һәм жанрларын куллану белән таныштылар.

20 ноябрьдә үткәрелгән чарада республикабызның шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Россия Федерациясенең Новосибирск, Волгоград, Санкт-Петербург, Чайковский һәм Удмуртия Республикаларыннан педагоглар катнашты.

Очрашу катнашучылар һәм тыңлаучылар тарафыннан җанлы кабул ителде, алар профессиональ аралашуның әлеге форматының бик вакытлы булуы һәм кирәклеге турында әйттеләр.

Фотогалерея: