
Педагогика һәм мәгариф белән идарә итү кафедрасы Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләренең тәрбия эше буенча директор урынбасарларын «Тәрбия эшчәнлегенең заманча алымнары һәм технологияләре» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча 72 сәгать күләмендә укытуны тәмамлады.
Программаны гамәлгә ашыру кысаларында курсны тыңлаучыларының һөнәри компетенцияләре камилләштерелде. Тәрбия чараларын планлаштыру күнекмәләрен формалаштыруга, заманча психологик-педагогик технологияләрне үзләштерүгә, шулай ук белем бирү процессында цифрлы инструментлар куллануга аерым игътибар бирелде. Практик дәресләрдә директор урынбасарлары куркынычсызлык, сәламәтлек турында кайгырту һәм укучыларны тәрбияләү өлкәсендә закон нормаларын үтәү мәсьәләләренә кагылышлы инновацион проектларны мөстәкыйль рәвештә эшләү сәләтен күрсәттеләр.
Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында «Казан ачык талантлар университеты 2.0» автоном коммерцияле булмаган оешмасына һәм Казан шәһәре Мәскәү районының «Гармония «20 нче номерлы гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә көндезге стажировкалар оештырылды. Стажировка мәйданчыклары эше кысаларында тыңлаучылар тәрбия эшенең уңышлы практикалары, киләчәктә һөнәри эшчәнлектә яңа инструментлар куллану белән таныштылар.
Курсларны оештыруның югары дәрәҗәсе, программаның практик юнәлешле булуы, нәтиҗәле стажировкалар тыңлаучыларга аттестацияне уңышлы узарга мөмкинлек бирде.





