
2025 елның 27 ноябрендә башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрүнең «Башлангыч гомуми белем бирүдә Федераль белем бирү програмаларын гамәлгә ашыру шартлдарында башлангыч мәктәптә белем бирүнең цифрлы мөмкинлекләре» өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).
Программа мәгариф өлкәсендә цифрлаштыру практикаларына багышланган иде. ТР Мәгарифне үстерү институты укытучылары Яковенко Т.В. һәм Рябова А.А. ясалма интеллектны көндәлек бурычларны оптимальләштерү өчен куллануның гамәли мөмкинлекләре турында сөйләделәр, педагоглар өчен турыдан-туры файдалы инструментларга аерым игътибар бирделәр. Казан шәһәренең Яңа Савин районының «132 нче номерлы мәктәп» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә оештырылган стажировкада тыңлаучылар нейрочелтәрләрне куллану тәҗрибәсен сынап карадылар, аларның потенциалы укытучыга дәресне әзерләүдә зур мөмкинлекләр тудыра.
Укуда катнашучылар Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучыларына материалны аңлаешлы итеп сөйләүләре, кызыклы мәгълүмат бирүләре, дистанцион укыту системасына карата тәкъдим ителгән мәгълүмати-методик материаллары өчен рәхмәт белдерделәр.





