
2025 елның 21-27 ноябрендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре «Мәгариф оешмасы җитәкчесенең команда белән эшләү культурасын формалаштыру: идарә итү алымнары һәм практикасы» өстәмә һөнәри программасы буенча 36 академик сәгать күләмендә укыдылар.
Программаның авторы-әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең укыту-методик эш буенча проректоры А.В. Хохлов. Программа мәгариф оешмаларында команда белән эшләү культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Тыңлаучылар команда белән эшләү инструментлары һәм технологияләре, конфликтларны бәяләү методлары һәм аларны булдырмау, хезмәткәрләрнең мотивациясен арттыру белән таныштылар.
Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында педагогик коллективлар эчендә үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрә торган лекцияләр һәм практик дәресләр оештырылды.
Укуның йомгаклау этабында мәктәп җитәкчеләре идарә эшчәнлегенең актуаль темалары буенча проект эшләрен уңышлы якладылар. Йомгак ясаганда укучылар курсларның югары дәрәҗәдә оештырылуын, программаның гамәли юнәлешле булуын билгеләп үттеләр.






