• Русский
  • Татарча

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

2025 елның 26 ноябрендә гомуми һәм урта һөнәри белем бирү белгечләре өчен «Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында чираттагы вебинар булды. Вебинарның темасы – «Ватанны саклаучылар елы: Татарстан Республикасының күпмилләтле мәгариф киңлеге шартларында чит ил гражданнарын тәрбияләү, социаль һәм мәдәни адаптацияләү механизмнары».

Вебинарда 250дән артык тыңлаучы катнашты.

Спикер буларак Татарстан Республикасының «Чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Александрович Пашин чакырылган иде. 

Алексей Александрович докладында чит ил гражданнарын Россия Федерациясенә җайлаштыруның актуаль проблемалары һәрьяклап каралды, Татарстан Республикасының төбәк үзенчәлекләренә аерым игътибар бирелде. Ул шулай ук Россиянең миграция сәясәтенең норматив-хокукый базасын, Россия Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгының пилот проекты кысаларында төзелгән Татарстан Республикасының «Чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы эшчәнлеген тәкъдим итте.

Мигрантларны җайлаштыруның гамәли аспектларына, шул исәптән Россия җәмгыятенә интеграцияләүгә, РФ законнарын үтәүгә, дәүләт органнары белән хезмәттәшлеккә зур басым ясалды.